Җитәкләшеп йөргән урам
Берьялгызым бүген узам
Тынлык
Хатирәләр җанда көйли
тавыш тынсыз, йөрәк әрни
Бушлык
Сүзсез генә яратам мин
Хәтеремне яңартам мин
Тынлык
Артык сүзсез, ялварусыз
Әрсезләнеп, аңлатусыз тындым
Күчәреннән купкан дөньям
Сөю хисен җанда тыям
Тынлык
Мең энәсен кадап куйган
Арабыздан сүзсез узган тынлык
Күчәреннән купкан дөньям
Сөю хисен җанда тыям
Тынлык
Мең энәсен кадап куйган
Арабыздан сүзсез узган тынлык
Ялгыз гына үтә гомер
Оныталмый сине күңел
Тынлык
Ташкын булып ташыса да
Ярасыннан саркыса да чынлык
Сүзсез генә яратам мин
Хәтеремне яңартам мин
Тынлык
Артык сүзсез, ялварусыз
Әрсезләнеп, аңлатусыз тындым
Күчәреннән купкан дөньям
Сөю хисен җанда тыям
Тынлык
Мең энәсен кадап куйган
Арабыздан сүзсез узган тынлык
Күчәреннән купкан дөньям
Сөю хисен җанда тыям
Тынлык
Мең энәсен кадап куйган
Арабыздан сүзсез узган тынлык
Күчәреннән купкан дөньям
Сөю хисен җанда тыям
Тынлык
Мең энәсен кадап куйган
Арабыздан сүзсез узган тынлык
Күчәреннән купкан дөньям
Сөю хисен җанда тыям
Тынлык
Мең энәсен кадап куйган
Арабыздан сүзсез узган тынлык
Мең энәсен кадап куйган
Арабыздан сүзсез узган тынлык