Туган җирем, үскән җирем —
Гади генә бер авыл.
Гади булса да, яз җиткәч,
Гөл бакчалы була ул.
Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш очымда кош сайрады —
Бәхетемә юрадым.
Йортлары яңа булса да,
Минем авылым борынгы.
Онытма, туган авылым.
Синдә туган улыңны.
Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш очымда кош сайрады —
Бәхетемә юрадым.
Авылымның миләшләрен,
Белмим, кемнәр утырткан.
Карасам күзем алалмыйм
Туган үскән йортымнан.
Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш очымда кош сайрады —
Бәхетемә юрадым.