Җәйлереңдә көт дип әйтсәң миңа
Җәйлереңдә сине көтәрмен
Кызу челлә көнне, сусаганда
Чишмәләрдән сулар илтермен
[Припев]:
Гомерең буе көт дип әйтсәң миңа
Сагышларга төренеп көтәрмен
Җылы җилләр булып исәрмен дә
Арган күңелең назлап китәрмен
Гомерең буе көт дип әйтсәң миңа
Сагышларга төренеп көтәрмен
Җылы җилләр булып исәрмен дә
Арган күңелең назлап китәрмен
[Куплет 2]:
Кышларында көт дип әйтсәң миңа
Бураннарга чыгып көтәрмен
Ап-ак бәсләр сарган агачларны
Чәчкә итеп бүләк итәрмен
[Припев]:
(2 paза)
Гомерең буе көт дип әйтсәң миңа
Сагышларга төренеп көтәрмен
Җылы җилләр булып исәрмен дә
Арган күңелең назлап китәрмен
Гомерең буе көт дип әйтсәң миңа
Сагышларга төренеп көтәрмен
Җылы җилләр булып исәрмен дә
Арган күңелең назлап китәрмен