Яратып яшә!
Куаклыкта тик сайрашып
Кошлар серләшә.
Моң аша әйтер сүзләре:
Яратып яшә син җирдә,
Яратып яшә!
Кояш нур сибеп җиһанга
Шатлык өләшә.
Кояшның да әйтер сүзе:
Яратып яшә син җирдә,
Яратып яшә!
Күрче,гашыйкның карашы
Очкыннар чәчә.
Гашыйкның да әйтер сүзе:
Яратып яшә син җирдә,
Яратып яшә!