Гузель Уразова Кунак кына жирдэ Ожидает модерации

00:00 / 04:12
Loading
Скачать
0
25
Тональность
0.0
+
Темп, %
0.0
+
Тип: ориг + бэк
Свойства файла: 5,7 Мб 192 кбит/с
Загружено: Гузялия Халикова @ 20.05.23
Текст песни «Кунак кына жирдэ»
  
Тормыш шулай яратылган ярап булмый барсына
Егылды диеп сөйлиләр абынсаң да аз гына
Кыска итәк кигән диләр, чит ярны сөйгән диләр
Тыңлый башласаң хәммәсен исең-акылың китәр
 
Үзгәрә дә куя дөнья я бик киң ул, я бик тар
Нахак сөйләп сүз җыймагыз, кемнең кемдә эше бар?
Кемнең кемдә бар гаебе бер ходай гына белә
Үпкәләшми тату яшик - без кунак кына җирдә
 
Нишлисең бит тигез язмыш тимәгән хәркемгәдә?
Кеше сүзенә калырга язмасын беркемгә дә
Ак булса да кара диләр, булмаса да бар диләр
Сүзләре дә бетми ничек, сөйлиләр дә сөйлиләр
 
Бәя биреп башкаларга гонах җыябыз җанга
Без уйлыйбыз елмая дип, аның күз яше тама
Бүгенгесен яманлыйбыз, иртәгесен тиргибез
Сөйлибез, ә үзебезнең ни күрәсен белмибез
Текст добавлен: Гузялия Халикова