Аяз булсын куклэр
1) Күкләребез тормый аяз гына,
Болганып та куя дөньялар.
Яу кырында калучылар күпме,
Кан-яшь булып ага дәрьялар
Кушымта: 1х
Ил-көнебез тынычлыгы өчен
Һәлак булды безнең бабайлар,
Сугыш афәтләрен беркайчан да
Күрмәсеннәр безнең балалар.
2) Кеше гомерләрен өзэ тора
Фаҗигәләр, төрле вәхшәтләр.
Тарихларда гына калса иде
Сугыш дигән яман афәтләр
Кушымта: 1х
3) Киләчәккә өмет белән карап,
Язсын матур гомер итәргә.
Булганына шөкер итеп яшәп,
Тыныч җирдэн генә китәргә.