1.Язмышыма үзем каршы килеп,
Йөрәгемне алдап карадым.
Буйсынмады сөя белгән йөрәк,
Ялганыма үзем алдандым.
Явып үткән яңгыр тамчылары
Чәчәк таҗларында кипмәсен.
Йөрәгемдә янган ялкыннарга
Башка берәү сулар сипмәсен.
2.Йөрәгемнен ярсу ялкыннарын
Сундерергә сулар сипмәсен.
Күңелемнән барын сызып ташлап,
Онытыр дип өмет итмәсен
Явып үткән яңгыр тамчылары
Чәчәк таҗларында кипмәсен.
Йөрәгемдә янган ялкыннарга
Башка берәү сулар сипмәсен.
3.Мин сүземә кабат каршы килеп,
Йөрәгемне алдап карадым.
Алданмады сөя белгән йөрәк,
Чын булганмы әллә ялганым?
Явып үткән яңгыр тамчылары
Чәчәк таҗларында кипмәсен.
Йөрәгемдә янган ялкыннарга
Башка берәү сулар сипмәсен.