1.Сандугачны күрдем таңда,
Алмагачына кунган,
Беренче тапкыр яныннан
Балакаен очырган.
Припев:
Тавышында ишетәмен
Сагыш та, сөенеч тә,
Балаңны читкә җибәрү -
Шатлык та, көенеч тә
2. Канатын кагып сайрый ул,
Сөенәдер күрәсең,
Аңлый микән баласы өчен
Утка-суга керәсен.
3.Озаткан көннән башлана
Өзелеп көтү, сагышлар,
Югалмасмы бу тормышта,
Сындырмасмы язмышлар.