Әгәр сез ир-егет икән
Эш тотсын кулыгыз
Кулыгыздан килгән кадәр
Игелек кылыгыз
Припев:
Һәммәгез дә минем
теләктән уңыгыз
Бәхетле булыгыз
Бәхетле булыгыз!
Арагызда зинһар өчен
Булмасын толыгыз
Матур булсын,батыр булсын
кызыгыз,улыгыз.
Онытмасын әнкәйләрне
Кечегез,олыгыз
Озын гомер кичерегез
Чәчегез,урыгыз
Торган саен хикмәтлерәк
Көнебез,елыбыз
Шатлыкларга,мәхәббәткә
Бәхеткә-юлыбыз!