Утыр әле, әни, яннарыма
Бер сөйләшик әле туйганчы
Сөйлә әле, сөйлә хәлләреңне
Тыңлыйм әле күңел булганчы.
Кулларыңны кулларыма алыйм
Тойыйм әле синең җылыңны
Башкаемны иңнәреңә куеп
Тыңлыйм әле моңлы җырыңны.
Утыр әле, әни, яннарыма
Бер бушатыйм әле күңелне
Син янымда булган чакта миңа
Шундый рәхәт...Шундый күңелле...
Утыр әле, утыр яннарыма
Сузыйк әле моңлы көйләрне
Рәхәтләнеп икәү җырлыйк әле
Читкә куеп барлык эшләрне.