1. Кош канатлары таяна
Һава агымнарына
Кошлар таяна һавага
Ә мин туганнарыма
Кошлар таяна һавага
Ә мин җан дусларыма.
Кушымта:
Дусларым-туганнарым,
Туганнарым-дусларым.
Дөньяда барчакларында
Мин сезне онытмамын.
2. Кош канатлары кагына
Яңгыр болытларын.
Яңгырлар булып явасыз
Сез минем утларыма.
Кушымта:
3. Талпынган кошлардай булып
Бердәм күңелләребез
Дус-туганнар белән узсын
Бәхетле көннәребез.
Кушымта: