Анвар Нургалиев Әти әни минус

00:00 / 03:36
Loading
Скачать
0
5925
Тональность
0.0
+
Темп, %
0.0
+
Свойства файла: 8,2 Мб 320 кбит/с
Загружено: Эльвиночка @ 29.01.19
Текст песни «Әти әни»
  
1. Гомер көянтәләрендә 
Әти-әни - пар чиләк. 
Тормыш алып барганнарга, 
Балам диеп янганнарга 
Икесе бергә кирәк. 
К.: Мөлдерәмә чиләкләре, әле пар йөрәкләре. 
Әни янында әти бар, әти янында әни. 
Тигезлекләрен шуларның, тазалыкларын шуларның 
Бирсен ходай җәлләми. 
2. Кошлардай сайрашып үстек 
Гомер көянтәгездә.
Чайпалмады пар чиләкләр 
Берүк юлдан бер адымда 
Атлауга икегез дә. 
3. Яшәмәдегез дә бит сез 
Әле үзегез өчен. 
Инде яшәсәгез иде 
Очырган кошларыгызның
Тоеп игътибар көчен. 
4. Түгелмәсен пар чиләкләр,
Түгелгән тулы булмас. 
Кайсыгыз булмаганда да ,
Икегез бар чакта кебек
Өебез җылы булмас.
Текст добавлен: Mars star