Карлы яңгыр,карлы яңгыр,
Тәрәзәмә сылана.
Яшьле күзләреңне,миңа төбәп,
"Гафу ит"-дип сорама.
Белмисеңдер түгел,беләсеңдер,
Йомшак икәнлеген күңелем.
Өзелергә торган көзге яфрак,
Ялгыз калган-мин бүген
Онытырга телим...мөмкин түгел.
Тәрәзәдә минем гел күзем.
Минем кебек син дә газаплансаң,
Кичермичә ничек соң түзим.