Ринат Рахматулин Тукта янгыр минус

00:00 / 03:20
Loading
Скачать
1
6468
Тональность
0.0
+
Темп, %
0.0
+
Тип: ориг + бэк
Свойства файла: 3 Мб 128 кбит/с
Загружено: 14.03.13
Текст песни «Тукта янгыр»
  
Тукта, яңгыр
Ринат Рахматуллин көе һәм сүзләре 
Тәрәзәгә көзге яңгыр сибәли,
Үзәкләрне сагыну өзгәли.
Миндә дә бит кайгы хисләре,
Яңгыр юды синең эзләрне.
Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр, яума әле,
Сагыш басты күңелемне, аңла әле.
Син кайда соң, сөйгән ярым, кайда син?
Эзләп сине тәрәзәдән көтәм мин.
Ачуланып миңа китеп бардың,
Яңгыр арасында югалдың,
Үпкәләткән булсам, гафу ит,
Синсез миңа бу дөньяда кыен бит.
Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр, яума әле,
Сагыш басты күңелемне, аңла әле.
Син кайда соң, сөйгән ярым, кайда син?
Эзләп сине тәрәзәдән көтәм мин.
Көзләрдән соң нигә җәйләр килми?
Кабат очрашырбызмы, белмим.
Өметемне өзми көтәм сине,
Күңелемне юат минем, кил әле.
Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр, яума әле,
Сагыш басты күңелемне, аңла әле.
Син кайда соң, сөйгән ярым, кайда син?
Эзләп сине тәрәзәдән көтәм мин.